Понедельник, 10 августа 2026 07:46

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе бер минутлык тыңлыктан башланды

Бүген Казан Башкарма комитетында аппарат киңәшмәсе бер минут тынлыктан башланды. Казан мэры Илсур Метшин Түбән Камага пилотсыз очкычлар һөҗүме аркасында һәлак булганнарның һәм зыян күрүчеләрнең кайгысын уртаклашуын белдерде.

– Бүген иртән Татарстан пилотсыз очкычлар һөҗүменә дучар булды. Кызганыч, Түбән Камада һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр бар. Иртән шәһәр халкы һәм сәнәгать объектларына һөҗүм иттеләр, – диде Илсур Метшин.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада матәм көне игълан итте. «Бөтен командабыздан һәм шәхсән үземнән һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Мондый минутларда һәрберебезгә үз вазифабызны үтәүне дәвам итү мөһим», – дип ассызыклады Казан мэры.