Вторник, 04 августа 2026 08:13

Туймәттә Авыл көнендә әтәч тә кудылар, концерт та карадылар

Туймәттә Авыл көнендә әтәч тә кудылар, концерт та карадылар

Туймәт авылында туып-үскән, хәзер читтә яшәп, нефть, газ тармагында эшләүче егетләр быел да Авыл бәйрәме оештырдылар.

Чарага кунак булып килгән район башлыгы Рамил Айбатов туймәтлеләрне, кунакларны бәйрәм белән котлады.

-Мин туймәтлеләрне һәрвакыт үрнәк итеп куям, биредә бердәм халык яши, — диде Рамил Тәлгать улы.

Туймәттә узган бәйрәм бөтен республиканы бергә җыйды дияргә мөмкин. Читтә яшәүче авылдашларны гына түгел, тирә-як район халкын да сыйдырды авыл. Авылдашлар, сыйныфташлар, туганнар очрашты, республиканың танылган артистлары башкаруында концерт карадылар, кушылып җырладылар, биеделәр, уеннарда катнаштылар.

Бәйрәмдә авылдашлар, сыйныфташлар, туганнар очрашты. Фото:Кадрия Гамирова

Чараның тантаналы өлешендә авылның актив кешеләрен, тыл ветеранын, колхозда тырыш хезмәт куючыларны, шулай ук ирләре, уллары махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызны, алар өчен маскировкалау челтәрләре үрүне оештыручыларны, хәрби хәрәкәтләр ветераннарын хөрмәтләделәр.

Казандагы Чирмешән якташлык җәмгыяте рәисе Раушания Сәүбанова да буш кул белән кайтмаган, ул да авылдашларын бүләкләде.

Казандагы Чирмешән якташлык җәмгыяте рәисе Раушания Сәүбанова да буш кул белән кайтмаган. Фото: Кадрия Гамирова

Авыл көнен атказанган спорт мастеры Хәбил Бикташев та күтәреште. Көрәшнең кульминацион өлешендә үзе хөкемдарлык итте. Батыр булып авыл егете Инсаф Сафин калды. Аның җилкәсенә тәкә салдылар һәм акчалата бүләк тапшырдылар.

Мәйданның төрле почмакларында уеннар оештырдылар: гер дә күтәрделәр, кашыкка йомырка куеп та йөгерделәр, чүлмәк ваттылар, балалар күз бәйләп уенчыклар кисте. Иң кызыгы әтәч куу булгандыр, берсен – балалар, икенчесен өлкәннәр тотты.

Мәйданның төрле почмакларында уеннар оештырдылар. Фото: Кадрия Гамирова

Бәйрәмдә тәм-томнар һәм уенчыклар тәкъдим иткән сәүдә нокталары, балаларга аттракционнар эшләде. Пылау һәм шашлыктан авыз итү мөмкинлеге дә булды.

Көндез башланган бәйрәм төнгә кадәр дәвам итте, авылдашлар җырлап-биеп күңел ачтылар.