Понедельник, 06 апреля 2026 12:50

Фәрит Мөхәммәтшин урынына ТР Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин булды

Татарстан Дәүләт Советының VII чакырылыш депутаты итеп, вакытыннан алда вәкаләтләрен туктаткан республика парламентының элеккеге рәисе Фәрит Мөхәммәтшин урынына, Лотфулла Шәфигуллин билгеләнде. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Дәүләт Советы депутатының буш мандатын тапшыру турында карарны 3 апрельдә үк кабул иткән иде. Лотфулла Шәфигуллин «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге тәкъдим иткән кандидатларның республика исемлегенә кергән.

Фәрит Мөхәммәтшин депутат мандатын һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләреннән китүе турында 17 мартта республика парламентының VII чакырылышының 19нчы утырышында игълан итте. Хәзер ул – ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе.

«Таттелеком» ГАҖнең элеккеге генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин моңа кадәр өч тапкыр Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды (IV, V һәм VI чакырылышлар), ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетын җитәкләде. Ул – РФ элемтәсенең атказанган хезмәткәре, ТРның атказанган икътисадчысы һәм Халыкара элемтә академиясенең академигы.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.