Воскресенье, 26 июля 2026 15:31

Рамил Төхвәтуллин хатыны белән танышу тарихын сөйләде

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Рамил Төхвәтуллин хатыны Илсөя белән танышу тарихын «ВТ» журналистына сөйләде.

– Безнең танышу бик кызык, китаптагыча булды. «Өч аршын җир» спектакле белән Ленинградка гастрольләргә Мәскәү аша киттек. Ике сәгать вакытыбыз бар иде. Әмир Камалиев: «Әйдә безнең студентлар янына барып килик әле», – диде һәм без Щепкин училищесына бардык. Урамнан башына сөлге урап салган бер кыз килә. Шул чакта минем төймәм төште. «Инә белән җеп булса, шуны гына тагып бирегез әле», – дидем. Менә шул төймә тагу безне мәңгелеккә бәйләде. Аннары тагын 5–6 тапкыр күрештек һәм җәй көне гөрләтеп туй ясадык. Мин Илсөягә үлеп гашыйк булдым. Ул көчле, чын мәхәббәт иде. Әлбәттә, идеал гаиләләр китапта гына була. Чын мәхәббәт гомер буена җитә, ул үзгәрә, хөрмәт, ярдәмләшү, иптәш булу, ышанычлы булуны берләштерә. Гашыйк булу белән мәхәббәт – төрле хисләр. Аларны бутамаска кирәк. Мин Илсөяне төшемдә дә күрдем, бу серемне дә ачыйм инде. 6–7 яшемдәге төшемдә Бауман урамында озын толымлы бер кызны күрдем. Илсөя белән танышкач, ул нәкъ шул төштәге кыз иде. Бу уйдырма түгел. Тормышта без аңлата алмый торган шундый нәрсәләр бар. Ходай тарафыннан безнең язмышның сценарие язылган инде. Белмибез генә…

Другие материалы в этой категории: На чем «зарабатывает» Клебанов »