Понедельник, 08 июня 2026 19:01

Бушлай татар теле курслары башлана

15 июньдә Казан мэриясе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештыручы чираттагы бушлай татар теле курслары башлана.

Татар теле курсы алты атна дәвам итәчәк. Ул тел, грамматика һәм сөйләм нигезләрен үз эченә ала. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татар теле курслары берничә әзерлек дәрәҗәсенә исәпләнгән. Телне өйрәнә башлаучылар һәм дәвам итүчеләр төркеме атнасына бер тапкыр 2 сәгать дәвамында Казан шәһәре башкарма комитетында шөгыльләнәчәк.

Телне өйрәнә башлаучылар төркемен «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы — 2024» бөтенроссия һөнәри конкурсының призеры, шул ук бәйгедә төбәк этабында җиңүче, «Казан шәһәренең ел укытучысы — 2024» конкурсы призеры, «Иделем Акчарлагы — 2018» яшь язучылар бәйгесенең «Поэзия» номинациясендә Гран-При иясе Ләйлә Гарифҗанова укытачак.

Дәвам итүчеләр төркеменең укытучысы Казан мэры стипендианты, күптөрле татарча проектлар авторы Гөлфия Габдуллаҗанова була.

Курсларда катнашу өчен сылтама аша теркәлергә кирәк.

Другие материалы в этой категории: На чем «зарабатывает» Клебанов »