Пятница, 01 мая 2026 03:01

Хезмәтләре белән яуланган хөрмәт: Казан вертолёт заводының 337 еллык хезмәт династиясе

Хезмәтләре белән яуланган хөрмәт: Казан вертолёт заводының 337 еллык хезмәт династиясе

2026 ел – Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы. Бу уңайдан Казан вертолёт заводында хезмәт куючы данлыклы Рогожиннар-Идрисовлар династиясе белән таныштырабыз. Әлеге хезмәт династиясенең завод белән бәйле 81 еллык тарихы бар.

Без Ольга Евгеньевна һәм аның тормыш иптәше Гомәр Камил улы Идрисовлар белән предприятие музеенда күрештек. Очрашуга Ольганың икетуган абыйсы, бу заводта эшләүче Виктор Рогожин да килде.

Рогожиннар нәселенең Казан вертолёт заводындагы хезмәт династиясенә Ольга Идрисованың бабасы Фёдор Севастьянович Рогожин нигез салган. Ул цехта бик абруйлы столяр була, 1937 елдан бирле 32 ел гомерен шушы завод эшенә багышлаган. Аның хезмәт юлын алга таба төрле җаваплы вазифаларда уллары, киленнәре һәм оныклары да дәвам итә.

Ольга Идрисова – бүгенгесе көндә цехларның берсендә бюро җитәкчесе булып эшли. Аның әнисе Зинаида Валентиновна һәм әтисе Евгений Фёдорович та монда озак еллар эшләгән.

«Заводта хезмәт юлым 2000нче елларда башланып киткән иде. Авиация техникумын уңышлы тәмамлап, югары уку йортына кермәкче идём. Кичке уку бүлегендә укыйсым килде, ә аның өчен җитештерү тармагында эшләргә кирәк иде. Шуңа күрә, әтием белән киңәшләшеп алдым да, цехта җыештыручы булып кына эшли башладым (елмая). Дөресен әйтәм: башта җыештыручы булып эшләвемнән ояла идём, ләкин мин ул вакытта институтка укырга керергә бик нык хыялландым. Алгарак китеп шуны да әйтим: теләгем чынга ашты, югары белем алдым. Заводка рәхмәтлебез», – ди ул, хатирәләргә бирелеп.

Ольга булачак тормыш иптәшен дә заводта очрата. Якыннары арасында да булачак хәләл җефетләрен заводта табучылар була. Аннан – декрет ялы. Бала карау ялыннан соң яңадан заводка эшкә чыга, яңа вазифа үзләштерә. Әңгәмәдәшемнең тормыш юлдашы Гомәр әфәнде да – вертолёт заводында 25 ел чамасы эшли. Ул – хезмәт һәм хезмәт хакы бүлегенең әйдәп баручы инженеры. Аның әтисе Камил Идрисов та 1994 елдан алып лаеклы ялга киткәнче бу предприятиедә шофёр булып хезмәт куя.

«Завод – безнең гаиләнең икенче йортына әверелгән инде ул»

Заводта 45 ел эшләгән Владимир Һәм Мария Рогожиннарны да биредә бары мактау һәм иксез-чиксез ихтирам сүзләре белән генә телгә алалар. Мария Михайловна – 1969-2014 елларда оешманың фәнни-техник китапханәсен җитәкләгән шәхес. Ә 1984 елда исә уллары Виктор да заводка практика үтәргә килә, аннан бу предприятиене гомерлек эше итеп тә сайлый. Ул 30 ел слесарь-ремонтлаучы булып эшли.

«Завод – безнең гаиләнең икенче йортына әверелгән инде ул. Шундый династиябез булу – минем өчен горурлык. Әти-әниемнәр минем өчен һәрчак үрнәк шәхесләр булды. Шуңа күрә дә, алар юлын дәвам иттем», – дип сөйләде Виктор.

Династияләр – хезмәт участоклары бизәге

Рогожиннар-Идрисовлар нәселенең завод белән бәйләнгән тарихы дәвамлы булыр, дигән өмет бар. Һәрхәлдә, язма геройларым шулай саный. Чыннан да бүгенге көндә яшьләребез җитештерү, сәнәгать тармакларын бик теләп сайлый.

Менә шундый хезмәт сөючән гаиләләр, хезмәт династияләре эшли Казан вертолёт заводында. Горурлан, җирем, хезмәт сөючән кешеләрең белән!

Другие материалы в этой категории: На чем «зарабатывает» Клебанов »