Эштә кул юарга дип бәдрәф ишеген ачкан идем: «Илле метр турыга барыгыз да, аннан соң уңга, өч метрдан сулга борылыгыз», – дигән тавыш ишетелде.
Мин татарча яздым инде, бу сүзләр русча яңгырады. Бик матур, ягымлы хатын-кыз тавышы, шуңа күрә сокланып туктап калдым. Шул ук вакытта ирләр бәдрәфендә хатын-кыз тавышы яңгырау сәер дә тоелды. Кем булыр бу, монда аңа ни калган? Аптырап як-ягыма карандым, берәү дә юк. Аннан соң, мондый җирдә илле метр барырлык ара да була алмый бит. Хәер, аптырау озакка сузылмады. Кинәт кенә башка сукты: телефондагы навигатор тавышы бит бу, машинадан чыккач сүндерергә онытканмын.
Әйтүләренчә, навигатор – ясалма акыл нигезендә эшләнгән җиһаз. «Ясалма акыл» дигәннәре яшәешебезгә һаман да күбрәк үтеп керә, тормышыбызны колачлый бара. Шуны уйлап куйдым әле: киләчәктә кеше тулысынча ясалма акыл аша идарә ителә башламасмы? Идарә итүгә мошенниклар да катнашып, кешене юлдан яздырмасмы? Кешенең баш мие эшчәнлеге принцибына таянып булдырылган компьютер программалары, әлбәттә, төрле максатларда файдаланылачак. Белгечләр әйтүенчә, кешенең баш миендә миллиардлаган нейрон бар һәм алар арасында бихисап элемтәләр урнашкан. Мин әлеге нейроннар эшчәнлеге хакында тәфсилләп сөйли алмыйм, чөнки бик үк аңлап та бетермим. Ә менә ясалма акылның киләчәктә кеше хезмәтен һаман да күбрәк алыштыра барачагын әйтә алам.
Соңгы ачыш-алгарышларга таянып әйтә алам мин моны. Мәсәлән, музыка өлкәсен алсак, көйләрне инде компьютер чыгара башлады. Ясалма акыл мәкаләләр дә, кеше өчен диплом да яза, хәтта сөйгән ярын, ягъни үз парын табарга да булыша ала икән. Медицина өлкәсенә килсәк, авыруны ачыкларга, дәвалау ысулларын билгеләргә дә ярдәм итә ала ул. Инде кешегә охшаган робот-хезмәтчеләрнең дә эшләнә башлавы турында укыгач, гомумән, егылып китә яздым. Алар инде сатуга да чыгарылган икән.
Электрон хезмәтчене бер айга 40 мең тәңкәгә алып торырга була, дип язганнар. Яшүсмер буйлы, водолазка, чалбар кигән кырык килограмм чамасы авырлыктагы нәрсә икән ул. Өйдә җыештырына да ала, кер дә юа, суыткычны ачып, анда ризыклар да куя ала, ди. Хәтта кеше белән сөйләшеп-киңәшеп тә утыра ала, имеш. Артык эчкәре китмим инде, кыскасы, кеше эшләгәнне эшли ала, дигәннәр.
Дөрес, алар белән барыбер кеше идарә итәргә тиеш, ди, бу робот өчен махсус программа эшләү була инде. Моның белән кызыксынучы бездә дә табылачак, әлбәттә, череп баеганнар илдә аз түгел. Әмма күпчелеккә аның пычагыма да кирәге булмас. Үз хезмәтчеләребез – хатыннарыбыз һәм хатыннарга хезмәтче булырга ашкынып торган ирләр яшәсен! Роботка түлисе акчага типтереп яшәрбез, Алла боерса!.
Безгә ясалма акыл өчен эшләнгән махсус программалар да кирәк түгел, үз акылыбыз үзебезгә җитәр. Бәдрәф-мазарларда да адашып калмабыз. Тик менә навигаторны вакытында сүндерергә генә онытмыйк. Ясалма акылны йөгәннән ычкындырмыйк, диюем. Теләсә кем идарә итеп, кешелеккә зыян китермәсен ул.