12-17 майда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысасында ат чабышы һәм жокейлар чемпионаты узачак. Бу хакта Мәскәүдә узган матбугат очрашуында Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте.
«Форум кыссаында, 16 май көнне Казан ипподромында ат чабышы һәм жокейлар чемпионаты узачак. Ислам илләрендә ат чабышына карата кызыксыну зур. Казанда узачак ярышлар эшлекле программадан соң рәхәтләнеп ял итү, рәсми булмаган шартларда аралашу өчен менә дигән мөмкинлек», – диде Талия Миңнуллина.
Аның әйтүенчә, ачык трибунага керү бушлай булачак.