Пятница, 03 апреля 2026 21:03

Районыбызның Зеленая Роща авылында язгы өмәләр старт алды

Районыбызның Зелёная Роща авылында язгы өмәләр старт алды

Республикабызда “Экологик иминлек” илкүләм проектын хуплап, санитар-чистарту ике айлыгы башланып китте.

Об этом сообщает Libink. Аның төп максаты – кыштан соң барлык тирә-якны чистарту, төзекләндерү, үзебез яшәгән җирне тәртиптә тоту.

Безнең Зелёная Роща авылында ике көн рәттән, яки 1 һәм 2нче апрель көннәрендә, авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Саттарова мөрәҗәгате белән оештырылган өмәләр узды.

Административ-мәдәни үзәктәге хезмәткәрләргә авыл халкы бик теләп ярдәмгә чыкты. Аерым исем фамилияләрен язып тормыйбыз, чөнки алар бик күбәү иделәр, афәрин. Авыл башындагы иске мәктәп урыннарында үскән агачлар киселеп чистартылды. Үзләренең техникаларын, эш коралларын алып килгән ир-егетләребезгә, чыбык-чабыкларын җыеп, трактор арбасына төяп торган хатын-кызларыбызга олы рәхмәтләребезне җиткерәсе килә.

Быел Россиядә Халыклары бердәмлеге елы, безнең авылда да унлап милләт халкы яши. Менә бу өмәләрдә дә бердәмлек хисе чәчәк атканы күренеп торды. Төрле милләт кешесе булуына карамастан, алар ялга туктап, матур итеп өстәлләр корып, тату-гына көлешә-көлешә бергәләшеп чәйләп алдылар һәм шундый шат рухта эшләрен дәвам иттеләр.

Әби-бабасына шәһәрдән каникулга кайткан 8нче сыйныф укучысы Максимның да, үз теләге белән өмәгә килеп, өлкән буын кешеләреннән калышмыйча ярдәм итүенә бик куандылар.

Киләчәктә дә авылыбызның исеменә тап төшермичә, аның күркәмлегенә, чисталыгына битараф калмыйча өмәләргә чыгып йөрергә язсын иде.

Өмәгә килеп ярдәм кулы сузган барлык халыкка исәнлек-саулык, гаилә бәхете һәм тыныч, матур тормыш телибез.

Илсөяр Салахова, Зелёная Роща

Автор фотолары

Другие материалы в этой категории: На чем «зарабатывает» Клебанов »