Рамазан аенда Татарстанда күпсанлы хәйрия чаралары уздырыла. «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны кысаларында бүген борт номеры 708 булган 30нчы автобус Казан халкын бушлай йөртә.
Иртәнге сәгатьләрдән үк Бауман урамында сәгать янындагы тукталышта журналистлар җыела башлаган иде. Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте вәкиле Римма Гатина сүзләренчә, мондый хәйрия чарасы 4 ел рәттән оештырыла һәм бер матур традициягә әверелгән. Һәм әлеге акция хәйрия чарасын гына күзалламый, ә изге айның дин тәгълиматы ягыннан да матурлыгын, җылылыгын исбатлау ысулы да булып тора. Игелекле чараны Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды оештыра.
«Бүген әлеге автобуста 1200гә якын пассажир йөрер, дип көтелә»
Акциянең асылы турында «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов сөйләде:
Без, гадәттәгечә, Рамазан аеның мөбарәк җомга көнендә Казан халкы һәм шәһәребез кунакларын 30нчы маршруттагы бер автобуста көне буе бушлай йөртү белән шатландырабыз. Рамазан аенда гына түгел. Бүген әлеге автобуста 1200гә якын пассажир йөрер, дип көтелә. Бу җәмәгать транспортының маршруты иң озыннардан санала, ул 27 чакрымга сузылган. Шуны да әйтергә кирәк, ул башкалабызның дүрт районын: Совет, Идел буе, Вахитов һәм Киров районнары аша үтә. Бу автобуста кондукторлар юк, алар урынына «Зәкят» фонды вәкилләре диннең күркәмлеге, Рамазанның фазыйләтләре һәм хәйриячелекнең мөһимлеге турында мәгълүмат таратачак, – дип белдерде ул.
Мәрданов сүзләренчә, Рамазан аеның беренче атнасы игелекле гамәлләргә бай булган.
Рамазан аеның беренче атнасы узып китте. Бу вакыт эчендә хәйрия марафоны кысаларында 17 кешегә бер миллион сумнан артык күләмендә ярдәм күрсәтергә өлгердек. Аннары Гаеткә кадәр гомум алганда 10 миллион сумлык ярдәм күрсәтеләчәк. Ярдәм алучылар арасында авыру балалар да, кыен хәлгә тарыган, ялгыз өлкәннәр дә бар. Төрле-төрле катлам мохтаҗларыбыз бар. Моннан тыш, бу атнада 100дән артык социаль яктан якланмаган гаиләгә азык-төлек җыелмалары өләштек. Тагын да 400ләп ризык җыелмалары таратырга ниятлибез. Әлбәттә, көн саен диярлек мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә ифтар мәҗлесләре үткәрәбез. Рамазан ае дәвамында фонд фитр, фидия һәм зәкят сәдакаларын кабул итә, – дип сөйләде җитәкче.
Гражданнарны бушлай йөрткән автобусны тану бик җиңел: аның алгы тәрәзәсендә «Благотворительный маршрут от БФ «Закят» дигән язу эленгән. Ә салоны шарлар, «Рамазан мөбарәк» дигән плакат белән бизәлгән.
«Гел дә шулай оештырып торсыннар»
Казанда яшәүче хезмәт ветераны Рәйхана апа Исхакова хәйрия маршрутында Колхоз базарына бара иде. Һава торышы да әйбәт булгач, кирәк-яраклар алырга барышы.
Мин бу автобуста бик еш йөрми идём, Мондый матур акцияләр кирәк, дип саныйм, чөнки алар халыкны яхшылыкка өнди. Дөньялар тыныч, кешеләр сау-сәламәт, өйләрдә тынычлык һәм иминлек булсын, дигән теләкләрдә калам, – диде ул.
Кукмарадан кибетче Гөлүсә ханым Галимҗанова Казанга эшләр буенча килгән булган.
Автобуста йөргәнем юк иде. Көтелмәгән хәл булды бу, каушап та калдым. Аллаһның рәхмәте белән шундый матур итеп бизәлгән автобус. Халыкка бушка булуы да бик әйбәт, оештыручыларга меңе белән рәхмәт. Әфәрин! Гел дә шулай оештырып торсыннар, бөтен кешенең дә акча түләп йөрергә мөмкинлеге булмавы ихтимал. Изге җомга көнендә барлык халыкка яхшылыклар, изге теләкләр теләп калам, – дип сөйләде ул.
Автобуста себерке тотып баручы абзыйга күзем төште. Мунчага бара икән. Акция хакында ишеткәч, елмайды, куанды. Иң башта хәтта ки ышанып бетмәгән иде, пенсиясе әллә ни зур булмаганына да зарланып, авыр сулап куйды.
Оештыручылар ассызыклап үткәнчә, акциянең максаты үзгәрми: җәмгыятьтә хәйриячелекне популярлаштыру, кешеләргә бигрәк тә Рамазан аенда игелекле гамәлләр кылуның зарурлыгы турында сөйләү. Әлеге маршрут пассажирлары арасында даими рәвештә фондка килеп йөрүче һәм аннан ярдәм алучы мохтаҗлар да бар. 30нчы маршрутта халык һәрвакыт күп була.
30нчы номерлы автобуста барганда, пассажирлар хәйрия марафоны турында мәгълүмат ишетә. QR-код ярдәмендә авыру балаларга һәм мохтаҗларга хәйрия ярдәмен күрсәтергә мөмкин. Быел Фонд, гомумән алганда, 100 авыру балага һәм мохтаҗ өлкәннәргә акчалата ярдәм күрсәтергә ниятли. Игелекле эштә һәркем катнаша ала.
- Хәйрия маршруты иртәнге 6:00 сәгатьтән кичке 18:00 сәгатькә кадәр Азинодагы «Дуслык» тукталышыннан Юдинодагы «Вокзал яны» тукталышына кадәр йөриячәк.