Илледән артык кеше килгән
Кичә Ташкичү мәдәният йортында, изге Рамазан аен хөрмәтләп , ифтар мәҗлесе үткәрелде.
- Мондый кичә биредә һәр елны үтә, елдан — ел сафларыбыз киңәя. Кичәдә үтемле вәгазьләре белән абыстайларыбыз катнаша, искиткеч кирәкле, гыйбрәтле сүзләр сөйләнә,мәгълүматләр бирәләр. Шуңа күрә дә мәҗлескә бик теләп киләләр, — дип хәбәр итә сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиеа.
Быел да 50 дән артык кеше катнашкан. Килә алмый калганнар, безнең дә өлеш керсен, дип күчтәнәчләрен җибәргән.
- Барлык кешегә дә рәхмәт белдерәбез, тоткан уразаларыбыз кабул булсын. Әәмиин, — ди Тәнзилә ханым.