Хокук сакчылары үсмерне кулга алды.
Уфаның 16нчы гимназиясендә гадәттән тыш хәл. 9нчы сыйныф укучысы мәктәпкә пластик пневматик пистолет белән килеп, тарих укытучысына һәм 3 укучыга аткан, соңыннан петарда шартлаткан. Башкортстан вице-премьеры Урал Килсенбаев белдерүенчә, зыян күрүчеләр юк. Урынга республика башлыгы Радий Хәбиров та килде.
Вакыйга өченче дәрес вакытында булган. Үсмер ике дәрескә соңга калып килгән. Бу көнне мәктәптә уку тревогасы планлаштырылган булган. Шуңа күрә атышның чын икәнен күбесе аңламый да калган, эвакуация кисәтүе дип уйлаганнар.
Mash мәгълүматы буенча, үсмер укытучыларга һәм сыйныфташларына зарланган. Күптән түгел ул башка уку йортыннан күчкән булган. Һөҗүмгә бер көн кала социаль челтәрләрдә мәктәптәге атыш турында җыр һәм корал белән фото урнаштырган. Үзенең аккаунтында берничә тапкыр укытучы турында тискәре фикер белдергән. Шулай ук 6нчы сыйныф башында 16нчы гимназиягә күчерелүе турында да зарланган.
Укучыны патруль-пост хезмәте һәм "Росгвардия" хезмәткәрләре тоткарлаган. Хәзер тикшерү бара.
Исегезгә төшерәбез, 22 январь көнне шундый ук вакыйга Түбән Кама шәһәрендә дә булды. 7нче сыйныф укучысы җыештыручыны яралады.
Башинформ фотосы