2025-2026 еллар җылылык бирү сезонында республиканың коммуналь хуҗалык тармагында 4,3 мең авария теркәлгән. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган җылылык бирү сезоны йомгакларына һәм киләсе сезонга әзерлеккә багышланган киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин әйтте.
«2025-2026 еллар җылылык бирү сезонында республиканың коммуналь хуҗалык тармагында 4,3 мең авария теркәлгән. Бу — шактый зур сан. Шуңа күрә Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына, шәһәрләрне һәм муниципаль районнарны җылылык белән тәэмин итүче оешмалар җитәкчеләренә 2026-2027 еллар җылылык бирү сезонына әзерлекне контрольдә тотуны көчәйтүләрен сорыйм», – диде ул.
Алексей Песошин әйтүенчә, тузган җылылык һәм су челтәрләрен вакытында күреп алу һәм яңарту буенча эшне дә вакытында башкарырга кирәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.