Татарстанда медиклар, бер елга озайту мөмкинлеге белән, белгечлегенә туры килә торган подразделениеләрдә фәкать медицина вазыйфаларында гына хезмәт итүне күздә тоткан махсус контракт төзергә мөмкин.
Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы Андрей Козлов шулай дип белдергән. “Болар – табиб, фельдшер, башка медицина персоналы. Барлык категорияләр буенча профильле белемгә ия булу кирәк. Курслар гына узган кеше безгә ярамый – фәкать югары яки махсус урта белемле белгечләр таләп ителә. Шулай ук сәламәтлек буенча һәм яшь буенча хәрби хезмәткә яраклы булу зарури. Ир-атлар – 18дән 65 яшькә кадәр, хатын-кызлар – 45 яшькә кадәр хәрби хезмәткә яраклы”, – дип сөйләп үткән ул.
Андрей Козлов әйтүенчә, кандидатларны Эчке эшләр министрлыгы системасы аша өстәмә тикшерәчәкләр, чөнки мондый подразделениедә хезмәт итүче закон сүзеннән чыкмый торган булырга тиеш.
Исегезгә төшерәбез: Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләргә бер тапкыр түләү күләме 2,9 миллион сумга кадәр җиткерелде. Илдә – иң зур күләмдәге түләүләрнең берсе, ә Идел буе федераль округында – иң зур күләмдәге түләү бу. Моннан тыш нәкъ менә Татарстанда СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән 3 меңнән артыграк муниципаль акт кабул ителде.
Шул ук вакытта Татарстаннан чакырылыш буенча хезмәт итүчеләр арасыннан теләсә кем үзенең частендә контракта кул куеп, 2,9 миллион сумга кадәр акча алырга мөмкин. Хәзерге вакытта чакырылыш буенча хезмәт итеп, аны контрактка алыштырырга теләүчеләр исә турыдан-туры үзләренең часте командирына мөрәҗәгать итә ала.
Ә инде чакырылыш буенча хәрби хезмәткә китәргә өлгермәгән һәм аны контракт буенча хезмәткә алыштырырга теләгән егетләр сайлап алу пунктына, теләсә кайсы хәрби комиссариатка яки Казандагы “Батыр” үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контрактка кул куюга бәйле тәфсиллерәк мәгълүматлар белән танышу өчен 8 800 222 59 00 номерына яки төбәкара элемтә үзәгенә (117) шалтыратырга кирәк.