Среда, 20 мая 2026 06:46

1 сентябрьдән Россия мәктәпләрендә ясалма интеллектны өйрәнә башлаячаклар

Россия укучылары 1 сентябрьдән «Ясалма интеллект» профилен информатиканың тирәнәйтелгән курсы кысаларында өйрәнә башлаячак. Бу хакта «РИА Новости»га биргән интервьюсында мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, мәктәп мәгарифен үстерү нигездә май аенда тәмамланган Бөтенроссия укучылар олимпиадасы нәтиҗәләренә һәм юнәлешләренә йөз тота.

Кравцов сүзләренчә, «ясалма интеллект» профиле информатика буенча олимпиадага яңа юнәлеш буларак кертелде һәм катнашучылар ягыннан зур кызыксыну күрсәтте. Министр хәбәр иткәнчә, нәкъ менә шуңа күрә 2026/27 уку елыннан аны информатиканы тирәнтен өйрәнү кысаларында мәктәп программасына кертү планлаштырыла.

Элегрәк Россия Мәгариф министрлыгы 5-6, 7-8 һәм 9 сыйныфлар өчен «ясалма интеллектка кереш» дәреслекләрен мәктәп әдәбиятының федераль исемлегенә керткән иде.

Другие материалы в этой категории: На улицах городов Казахстана появились супергерои »