Россия Социаль фонды 2026 елда вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие күләме артуын хәбәр итте.
Яңа кагыйдәләр буенча, россиялеләр больничныйның бер көне өчен максимум 6,8 мең сум ала алачак.
Ведомство мәгълүматларына караганда, бу күрсәткеч 2025 ел белән чагыштырганда якынча 20 процентка күбрәк. Узган ел больничныйның бер көне өчен иң югары түләү 5 673 сум тәшкил иткән.
Социаль фондта аңлатуларынча, пособие күләме хезмәткәрнең рәсми хезмәт хакына һәм эш стажына бәйле. Иң югары сумма максималь керем һәм җитәрлек хезмәт стажы булган очракта гына түләнә.
Моннан тыш, больничный буенча түләүләрнең артуы эш бирүчеләрнең Социаль фондка күчерә торган иминият взнослары лимиты үсү белән бәйле дип аңлатылды.