Понедельник, 20 апреля 2026 08:21

Рөстәм Миңнеханов «Иннопром. Үзәк Азия» күргәзмәсенең пленар утырышында катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Иннопром. Үзәк Азия» халыкара күргәзмәсе кысаларында узган «Технологик хаблар – яңа сәнәгать ландшафты» дип исемләнгән пленар утырышта катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Сәнәгать атналыгы дәвамында уздырыла торган чара 35 илнең 11 меңнән артык катнашучысын җыячак. Экспозициядә якынча 500 компания стенды тәкъдим ителгән. Катнашучы илләр арасында – Үзбәкстан, Россия, Белоруссия, Казахстан, Кытай, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркия, БГӘ һәм Әзербайҗан.

Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Денис Мантуров үз чыгышында Россия-Үзбәкстан хезмәттәшлеге кысаларында инде 4 триллион сумга якын гомуми күләмдә 150 инвестиция проекты гамәлгә ашырылуын әйтте. Ул аерым тукталып, индустриаль паркларны үстерүгә басым ясады һәм «Чирчик» һәм «Җизак» мәйданчыкларын уңышлы үрнәкләр итеп атады.

Үзбәкстан премьер-министры урынбасары Җамшид Хоҗаев үз чиратында, ике ил арасындагы уртак предприятиеләр санының артуын белдерде. Аның сүзләренчә, төбәкләрнең үзара эшчәнлеге аркасында аларның саны 3000 нән арткан.

Другие материалы в этой категории: О причинах отставки Марата Бекетаева »