Четверг, 16 апреля 2026 11:43

2026 елның өч аенда Татарстанда мошенниклар 1 миллиард 200 меңнән артык акча үзләштергән

Бу хакта матбугат очрашуында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе вәкил Рәдис Йосыпов хәбәр итте.

– Барлыгы 3437 очрак теркәлде. Кырыкалдарлар тозгынына күбесенчә хатын-кызлар эләгә. Зыян күрүчеләрнең 37 проценты 30-49 яшьлек кешеләр. Алданучыларның 26 проценты – 18-29 яшьлекләр, 23 проценты – 60 яшьтән өлкәнрәкләр, – диде Рәдис Йосыпов.

Схемалар әле дә шул ук: өстәмә җиңел акча эшләү, инвестицияләр белән кызыктыралар. Соңгы арада мессенджерларга «Син бу кешене беләсеңме? Авариягә эләккән» дип, вируслы видеолар җибәреп алдау очраклары аеруча күп булган.

Другие материалы в этой категории: О причинах отставки Марата Бекетаева »