ES Gallery заманча сәнгать галереясы Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры белән берлектә Россия рәссамнары өчен ачык бәйгенең башлануы турында игълан итте.
Проект яңа театр сезонын ачуга багышланган. Ул “Новые горизонты” темасы буенча үткәрелә. Театр белән галерея “кушылмасы” рәссамнарга сәхнә белән рәсем сәнгате арасындагы үзара элемтәләрне эзләп табуны, рәссамның яңа театр сезоны автордашына ни рәвешле әйләнергә мөмкин булуын күрсәтүне тәкъдим итә. Бәйгедә катнашуга Россиянең теләсә кайсы шәһәреннән рәссамнар чакырыла. Сынлы сәнгать, графика, скульптура, инсталляция кебек төрле проектлар карала. Моңа кадәр халыкка танытылмаган әзер әсәрләрне, шулай ук театр өчен махсус гамәлгә ашырылачак яңа концепцияләр һәм проектларны тапшырырга мөмкин. Заявкалар 10 августка кадәр кабул ителә.
Аларны карап тикшерү нәтиҗәләре 15 августка кадәр игълан ителәчәк. Бу җәһәттән һәркемгә җаваплар җибәреләчәк. Заявканы, “Новые горизонты” темасын куеп, хат белән электрон почтага (Этот адрес электронной почты защищён от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра.) юлларга кирәк. Анда ФИО, яшәү урынын күрсәтү, кыскача портфолио яки сайтка/социаль челтәрләргә сылтама, проект һәм хезмәт тасвирламасын, проектның фотоларын, эскизларын җибәрү таләп ителә.