Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсе кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Уяв чуаш мәдәнияте бәйрәмен югары дәрәҗәдә билгеләп үтәргә кушты.
Иртәгә Чирмешән районында республика Уяв узачак. Республикада 90 меңнән артык чуаш яши, алар 23 районда тупланып эшлиләр. Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыкларын чарага чуаш милли-мәдәни берләшмәләре активистларын һәм иҗат коллективларын җибәрергә өндәде.
Шулай ук иртәгә Уявны Әлки районында да бәйрәм итәчәкләр. Анда партия рәисе Геннадий Зюганов җитәкчелегендәге КПРФ делегациясенең катнашуы көтелә. «Оештыручыларга хокук саклау органнары белән берлектә иминлек чараларын күрергә һәм бәйрәм чараларын тиешле дәрәҗәдә уздырырга кирәк», — дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
/ТР Рәисе Матбугат хезмәте