Четверг, 18 июня 2026 08:06

Татарстанда Идел буе халыкларының традицион киеменә багышланган проект гамәлгә ашырылды

Татарстанда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «XIX гасырның икенче яртысы — XX гасырның беренче яртысы Казан Идел буе халыкларының традицион киемнәре» тарихи-этнографик проекты гамәлгә ашырылды. Проект нигезендә оештырылган күргәзмә республика халыкларының бай мәдәни мирасы буларак традицион костюмның күптөрлелеген күрсәтергә тиеш, дип яза «Татар-информ».

Проектны гамәлгә ашыру барышында Идел буе халыклары — руслар, татарлар, керәшен татарлары һәм мишәрләрне дә кертеп, башкортлар, марилар, мордвалар, удмуртлар һәм чувашларның XIX гасырның икенче яртысы – XX гасырның беренче яртысына караган уникаль костюм комплексларын торгызуга ирешелгән. Костюм комплексларының күп кенә элементлары (кием-салым, бизәнү әйберләре, аксессуарлар) кулдан эшләнгән.

Татарстанда Идел буе халыкларының традицион киеменә багышланган проект гамәлгә ашырылды

Хәзерге вакытта күргәзмә 30дан артык костюм комплексын үз эченә ала. Уникаль осталык үзәгендә ун костюм комплексы тәкъдим ителгән.

Инициатива нәтиҗәләре федераль дәрәҗәдә югары бәяләнде һәм Россия халыклары мәдәниятен саклауга керткән өлеше өчен «Милләт горурлыгы» Бөтенроссия премиясе белән билгеләп үтелде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.