Среда, 03 июня 2026 11:14

Күпбалалы ана бәби тапкан вакытта даруга аллергиядән вафат булган

Уфада яшәүче Айсылу һәм Руслан өченче балаларын – кыз көткән. Яшь ананы йөклелегенең 38 нче атнасында Республика Клиник перинаталь үзәгенә салганнар һәм, сәламәтлегендә көйсезлекләр булу сәбәпле, нарасыен ярып алырга карар кылганнар.

Айсылуны операциягә әзерли башлаганнар. Умырткалыгына “бупивакаин” препараты белән анестезия ясалгач, яшь ана санаулы мизгелләр эчендә комага киткән. Аны ИВЛга тоташтырып, табиблар кызчыгын коткаруга керешкән. Бала исән-имин туган. Медиклар Айсылуның хәлен җиңеләйтү өчен бөтен көчен куйган. Әмма ул ике көннән соң, сабыен бер тапкыр да күрмичә, җан биргән.

Судмедэкспертиза нәтиҗәләре хатын-кызның анафилактик шоктан вафат булуын күрсәткән. Тикшерү комитеты һөнәри бурычлар тиешенчә үтәлмәү сәбәпле саксызлык белән үлемгә китерү буенча җинаять эше кузгаткан.

Хәзер кайгыга баткан Руслан 3 баласы белән берүзе калып, сөеклесенең үлемендә гаеплеләрне эзли, дип яза “BAZA” телеграм-каналы.