Вторник, 31 марта 2026 14:30

Фермер Таңсур Мәгәсумов: «Ярарга тырышмадык, эшли генә беләбез»

XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында Свердловск өлкәсенең Красноуфим районыннан Таңсур Мәгәсумовның чыгышы да гадилеге һәм ихласлыгы белән истә калды.

– Без, авыл малайлары, матур итеп сөйләшә дә, кемнәргәдер ярарга да тырыша белмибез, эшли генә беләбез. Кечкенәдән эшләп үстек. Гомер буе күп итеп бәрәңге утырттык, бөтен эш безнең җилкәдә иде. Әниебез безне: “Эшләгән кеше генә дөньяда кеше була ул”, – дип үстерде. Шуңа күрә туган авылымны, туган якларымны бернигә дә алыштырмыйм. Мәктәпне укып бетергәч, агрономлыкка укыдым да, авылга эшкә кайттым. 90 нчы елларда совхозыбыз таралды, җирләр хуҗасыз калды. 2007 елда 48 гектар җир алып, хуҗалык оештырдым, бер тракторым бар иде. Сатып алганда хуҗалык ташландык хәлдә иде, халык та ышанмады, белгечләр дә юк иде. Эш башлаган вакытта бик авыр булды. Шөкер, ул чагында дуслар булышты. Бүген 1100 гектар сөрүлек җиребез, 19 техникабыз бар, 2500 тонна ашлык җыеп алабыз. Уңышлар да зур, – диде Таңсур Мәгәсумов.

Фермер үзенең эшен улы белән бергә дәвам итсә дә, авылларның картаюына, яшьләрнең шәһәргә китүенә борчылуын әйтте.

– Безнең районда сәнәгать оешмалары күп, шунлыктан яшьләр шәһәргә йөз тота. Авылда мәктәп ябылды, унөч бала күрше авылга йөреп укый. Балалар бакчасында дүрт бала калды, авылда клуб, ФАП һәм кибет бар. Ничек тә авылны саклап каласы иде. Улым шәһәрдәге эшен, яхшы карьерасын калдырып кайтса да, минем ярдәмнән башка булмый әле. Мин үз тәҗрибәм белән уртаклашам, ә ул мине яңа технологияләр кулланып эшләргә өйрәтә. Эшебез бергә-бергә шулай бара, – диде Таңсур Мәгәсумов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм күрсәтү” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.