«Ул алып килгән ярдәм ничә гомерне саклап калды. Ә гомер ул – иң кадерле әйбер» – дип, рәхмәтләрен җиткерде хәрбиләр.
Фирдүс Тямаев Казанда 12 көн концерт куйды. Ул концертларның унынчысында мин дә булдым. Бу көнне Фирдүс Тямаев залга махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләрнең гаиләләрен җыйган иде. Концертта илдәге вазгыятькә бик зур игътибар бирелде, егетләргә багышлап җырлар да җырланды, сәхнәгә махсус хәрби операциядә катнашучылар – 26 нчы спецназ отряды да чакырылды.
«Гомер ул – иң кадерле әйбер»
Бу егетләр безнең илне саклый. Алар шушы 4 елда бер-берсен алыштырып торалар. Солдатларыбыз янына барып, алар белән күрешкәнебез бар. Махсус операция башлануга ук, шушы спецназ отряды илебезне саклауга кереште. Шушы еллар эчендә күпме егетләребез батырларча һәлак булды.
Егетләр кулындагы флаг беркемдә дә юк, миндә генә. Аңа караган саен, бөтен кешегә: «Безнең егетләр – Татарстан егетләре!» – дип горурланып әйтәм. Егетләребез – чын геройлар. Бүгенге концертка яу кырларында ятып калган егетләребезнең әниләре, тормыш иптәшләре, балалары килде. Без сезнең каршыгызда рәхмәт әйтеп баш иябез, – диде Фирдүс Тямаев.
Хәрбиләр да Фирдүс Тямаевка рәхмәт хаты һәм күчтәнәчләр тапшырды. Бер хәрби ихлас рәхмәтләрен җиткерде.
Безгә көч биргәнегез, онытмаганыгыз өчен, барыгызга да зур рәхмәт әйтәсебез килә. Аерым рәхмәтләребез Фирдүс Фәрит улына. Ул безгә гуманитар ярдәм җыя, шәхсән үзе безнең янга килеп, күңелебезне күрә. Ул алып килгән әйберләр ничә гомерне саклап калды. Ә гомер ул – иң кадерле әйбер. Солдатларның ата-аналарына, хатыннарына, балаларына безне көткәннәре, шундый батыр егетләр үстергәннәре өчен чиксез рәхмәт! – диде ул.
«Анда ниләр булганны үз күзем белән күреп кайткач...»
Концерттан соң, Фирдүс Тямаевның үзе белән дә сөйләшеп алдык. Татар эстрадасыннан махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәм итүчеләр арасында Фирдүс Тямаев беренче урында, дисәм, ялгыш булмас. Үзенә бу эшенә карата төрле сүзләр ишетергә дә туры килгән икән.
Бу темага сөйли башласам, бик күп булыр. Анда ниләр булганны үз күзем белән күреп кайткач, тормышка башкача карый башладым, хәтта кайвакыт ашаган ризык та тамакка ятмый. Басып: «Ярдәм итәм», – дип үземне мактый алмыйм. Бу кешенең үзеннән тора бит. Бәлки, кайбер җырчылар ярдәм итәләр, әмма кешегә сөйләмиләрдер. Минем үземә дә үпкә сүзләре белдергән коллегалар булды. «Син булышасың, без булышмыйбыз булып чыга инде. Ярдәм итәбез, тик синең кебек «показуха» ясамыйбыз», – диләр. Минем өчен бу «показуха» түгел. Бүген концертта күрсәтелгән видеолар белән кешеләрне өндибез, ярдәм кулы сузарга чакырабыз.
Кем өчендер минем бу сүзләрем дөрес түгелдер. Барысын да Аллаһы Тәгалә белә. Казан концертлары беткәч, акчалар күчкәч, әлбәттә, егетләргә шалтыратасы, кирәк-яракларны илтәсе була. Аллаһы Тәгалә кабул итсен, егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар, – диде ул.