«Ахмат» медротасы хирургы Александр Потанин 52 яшендә һәлак булган.
«Ахмат» махсус отрядының медицина ротасы хирургы, Идел буе онкодиагностика үзәгенең элеккеге директоры Александр Потанин һәлак булган.
Махсус хәрби операция башланганнан соң Потанин контракт буенча «Вагнер» шәхси хәрби компаниясе составында хезмәт иткән. Соңрак ул үзенең медицина төркеме белән «Ахмат» махсус билгеләнештәге төркеменә кушылган.
Александр Потанин 1999 елда Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган. Пирогов ордены белән бүләкләнгән.