Татарстанның атказанган артисты Алмаз Ишморатов күп еллар эстрададан югалып торды.
Хәзер ул тагын сәхнәдә. «Хуш киләсез, туганнар», «Яшьлегем язы», «Чәчәкләрем», «Күңелләр юанганчы» җырлары белән күтәрелеп киткән шәһәрдәшебезне сәхнәне ташларга нәрсә этәрде микән? Бүген ул нинди планнар белән янып яши? Офисына кунакка барып кайттык.
– Күпме фото, тарихи ядкәрләр монда… Элеккеге сәгать тә бар.
– Әйе. Мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров бабасының сәгате ул. Илһам абыйның төп чыгышлары безнең авылдан, Таулыктан бит. 1928 елда аның атасы Гыйльметдин абый Яңа Бүләк авылына күченеп китә. Өйләнә. 1929 елда олы кызлары Зәйнәп апа туа. Дүрт елдан соң Кыям абый дөньяга килә, 1935 елда Илһам абый. Шакир бабай һәм Зөләйха апа, ягъни бабасы белән әбисе, күченмиләр, Таулыкта калалар. Минем әби үлгәнче аларны караган. Зөләйха апа 40нчы елларда үлгән бугай, ә Шакир бабай 1943 елда 93 яшендә вафат булган. Ул сәгатьләр ясаган һәм төзәткән. Кушаматы да Күке Шакиры булган. Вафаты алдыннан әбиемә шушы сәгатьне бүләк итеп калдырган. Аңа инде 150 ел. Казан конгрессында белделәр дә, күргәзмәгә алып килүемне сорадылар. Эшмәкәрләр форумына да алып барып күрсәттем... Менә йөрмәскә итә әле. Ремонтлатырга кирәк.
– Үзегез төзәтә алмыйсызмы?
– Юк, мондый сәгатьләрне ремонтламыйм. Мин сәгатьләрне лазер белән кисеп, такталардан кул эшләнмәләре ясыйм. Аннан шуларны иҗат дусларыма бүләк итәм.
– Каян мондый осталык?
– Мин бит 64нче көллиятне бетердем. Өч ел токарьга укыдым.
– Гармуннар да төзәтәсез дип ишеткән идем…
– Әйе, гармун, баяннар да ремонтлыйм. Аның этәргече Фән абый Вәлиәхмәтов булды инде. Аңа гармунын көйләп бирдем. Аннары кайдадыр сәндерәдә яткан башка гармунны алып килделәр тагын, шулай китте инде… Гел беткән уен коралларына икенче тормыш бирдем. Бу эш белән 16 еллап шөгыльләнәм. Сораган кешегә гармунны Италиядән алып кайтып та бирәм. Анда мин бөтен фабрикалар белән таныш.
– Итальян телен дә беләсез әллә?
– Юк, хәзер тәрҗемәчеләр бар бит. Мин гармуннарны алып кайту гына түгел, моңлы итеп көйләтеп тә кайтам. Шулай 2015 елда Антонио Морциолли исемле мастерга үзебезнең татар тальянын алып барып күрсәттем. «Бу безнең милли уен коралы», – дидем. Ул: «Бик оста ясалган», – дип мактады. «Ә син беләсеңме, «тальян» сүзе Италия сүзеннән ясалган», – ди. Морциолли каядыр чыгып китте дә бер сызым алып керде. Карасам, мин алып килгән тальянның сызымы! 1870 ел. Шаккаттым.
– Алмаз абый, сез бит моңлы җырчы… Кайда озак югалып тордыгыз?
– Гаиләдә проблемалар булып алды. Ун еллап юньләп җырламадым. Шул авырлыклар күңелне төшерде. Минем бу турыда, дөресен генә әйткәндә, бик сөйлисем дә килми.
– Кинәт сәхнәдән киткәч авыр булгандыр?
– Ә мин җырлый алмадым. Җырлый башлыйм – күзгә яшь килә. Әле һаман да шулай. Берәр матур җыр ишетсәм, күзләрем яшьләнә. Йөрәк аша үткәрәм. Ун еллап җырламыйча йөрдем, туктармын, дигән идём инде. 2022 елда Башкортстанда Фән абый Вәлиәхмәтов, Алмаз Хәмзин, Вәли Тиләмбәтов, Салават Әхсәнов кебек күренекле шәхесләр белән җыелыштык. Вәли Тиләмбәтов: «Ризван Хәкимов көенә шәп җыр язган идём. Алмаз, синең тавышыңа барыр иде ул. Әйдә, җырла әле шул җырны», – диде. «Тузганаклар» җыры ул. Тагын иҗатка кереп киткәнемне сизми дә калдым. Язмыштыр инде... Минем әтинең Флүр исемле абыйсы да җырчы булган бит. Ул 60-70 елларда Сара Садыйкова төркемендә чыгыш ясап йөргән. Хорда, аннан соң дәүләт ансамблендә дә җырлаган. Илһам Шакиров тавышына бик охшаган инде. Әмма аңа: «Сәхнәдә ике Илһам була алмый», – дигәннәр.
– Сезнең ничәләп җырыгыз бар?
– Яңараклары – алтмышлап. 1996 елдан 2010 елга кадәр күп кассеталарым чыкты. Аларны санап китсәң, бер-ике йөзләп җыр бардыр. Аларның бөтенесен дә җырлап бетереп булмый бит.
– «Пятачок»ка яңа җырларыгыз белән килдегез. Кайчан чакырма – ялындырып тормыйсыз, рәхмәт.
– Ничек килмисең инде?! «Пятачок» яхшы проект ул. 83нче елларда да бар иде. Ул вакытта мин җырламый идём, бии генә идём. Мин бит армиядә вакытта җырлый башладым (көлә).
– Шулаймыни? Ничек булды ул?
– Армиягә кадәр татар җырларын да тыңлаганым юк иде. Гармунны гына әзрәк тарткалый идём. Армиядә клубтан бер баян алдым. Клуб мөдире күрде дә: «Солдат җырларына багышланган Төньяк Кавказ округы буенча конкурс була. Әйдә, катнаш әле», – ди. Баян белән чыктым да шунда җырладым. Дипломант булдым. Шуннан китте инде... 90нчы елда армиядән кайткач, заводка эшкә кердем әле мин. Аңарчы да заводта эшләгән идём. 1991 елда «Энергетик» мәдәният сараена бардым – кызлар җырлап тора, берәү баянда уйный. Минем дә җырлыйсы килә бит. Танышып киттек тә, «Чулпан» хоры булып чыкты. Җитәкчесе – Илгиз Закиров. 13 кыз, мин берүзем (көлә). 92нче елда республикакүләм конкурста катнаштым. Янә дипломант булдым. 93-94нче елларда – лауреат булдым, аннан соң инде җырлар эзли башладым. Илдар Хәсәнов, Таһир Абдрашин кебек композиторлар белән таныштым. Концертлар белән чыга башладык. «Алтын ай» дигән төркем булдырдык. Шуннан соң «Асылъяр» төркеме оешты. Аннан инде үземнең команда белән чыгыш ясый башладым.
– «Йолдыз чире» кагылмадымы?
– Юк, Аллаһка шөкер. Кайберләре шулай бит – чирли башлыйлар, эндәшмиләр. Нишләп алай итеп йөрергәдер? Гади булырга кирәк.
– Хәзер яңадан эстрадага адымнар ясау авырдыр?
– Әлбәттә. Хәзер күбесе җиңел, такмак җырлар башкара. Халык аларны ярата. Моңлы, мәгънәле җырлар башкаручыларны тыңламыйлар. Җырны халыкка чыгару да җиңел түгел. Барысы да акчага барып тоташа. Социаль челтәрләр аша халыкка ирештерергә һәм танытырга тырышабыз инде. СВОга багышланган җырым бер ай эчендә бик күп караулар җыйды.
– Эстрадада көндәшлек тә зур шул.
– Элек артистлар арасында дуслык бар иде. Хәзер юк. Кайберләре исәнләшмиләр дә. Яшьләрне әйтәм инде мин. Менә килеп керә ул, белә бит инде мине – юк, исәнләшми. Шуны әйтәсем килә: хәзер Мөслим Магомаев, Илһам Шакиров кебек җырчылар юк инде.
– Илһам Шакировка багышланган фильм да төшерәләр, беләсездер?
– Әйе, ноябрьдә мин дә кастингка бардым бит. «Нинди дә булса роль бирегез», – мин әйтәм. «Шалтыратырбыз», – диделәр инде. Ничек булыр?! Минем «Кунак ашы – кара каршы» сериалында төшкәнем бар бит. Режиссёры – Нурания Җамали. 2019 ел иде ул. Фән абый, Әзһәр Шакиров, Илдус Нигъмәтҗанов һәм башка артистлар белән бергә 2-3 көн Арча районы авылында яттык. Бер эпизодта гына катнаштым, әмма шулхәтле тәэсир итте ул миңа. Ошады.
– Концертлар белән чыгарга планнарыгыз бармы?
– 18 январьда Шаранда Фән абыйны искә алу кичәсе булды. Аңа 75 яшь тулган булыр иде. «Фән абыйның тальяны» дигән җыр башкардым. Бик яратып кабул иттеләр. 31 январьда Уфага бардым. 1 февральдә Шаран районына концерт белән чыктык. 14 февраль – Гашыйклар көнендә – Мөслим районында концерт куярга планлаштырам. 10 мартта Казанга барам. Анда Рәис Ханнановның 70 яшьлек юбилей кичәсе булачак.
– Сез Фән Вәлиәхмәтов белән бик дус булгансыз. Ничек таныштыгыз?
– Бик якын идек. 1996 елда «Болгар» бию ансамбленә солист булып эшкә кердем. Фән абый Чаллыга 1995 елда килгән булган. Аның белән бергә 12 ел эшләдек. 2007 елда ул Шаранга күченеп китеп йорт салды. Барыбер элемтәне өзми идек. Аның шаянлыгы, эчкерсезлеге... Искиткеч шәхес иде. Юлда барганда берәр мәзәк сөйләсә, машинаны туктатып көлә идём. Урыны оҗмах түрләрендә булсын.
– Сезнең ике кызыгыз бар. Алар иҗаттамы?
– Юк. Тормыш иптәшем – баш хисапчы. Аның юлы буенча киттеләр. Хәзер икесе дә тормышта инде. Өч оныгым бар. Май аенда дүртенчесе булырга тора. Онык гармунга бии. Кызларның (оныкларның) берсе биюгә йөри. Булдыра, оста бии. Үзем дә шаккатам.