Среда, 22 апреля 2026 21:01

Академик-артист Идрис Газиев: «Тукай феномены – безнең халкыбыз өчен бик тирән, зур...»

Академик-артист Идрис Газиев: «Тукай феномены – безнең халкыбыз өчен бик тирән, зур...»

Бу араларда Казаныбызда бөек Тукайга багышланган төрледән-төрле әдәби-мәдәни чаралар бик күп уза. Йөреп өлгер генә, аеруча әдип исемендәге Әдәби музейда бихисап кичәләр үткәрелә. Күптән түгел исә сәхнә мэтры Идрис Газиевның «Габдулла Тукай әсәрләре граммафон язмаларында» дип аталган концерт-лекциясен тыңлап кайту насыйп булды.

  • Идрис Газиев – Россиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Башкорстанның Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләге иясе, профессор, сәнгать фәннәре кандидаты.

«Бер тыңласаң, чинау килә; бер тыңласаң...»

Юк, концерт ук булмады. Идрис Газиев күпчелек Тукай һәм аның замандашлары иҗатына берникадәр анализ ясады. Идрис Газиевның моңлы тавышы, академик сөйләмен тыңлау бик рәхәт. Ә менә, ул тынып калгач, граммафон тасмаларын эшләтеп җибәргәндәге тавыш – колакларын чыдасын гына, йә Ходай!

Бу чакта ирексездән Тукайның бер шигыре хәтердә яңарды:

Тынычлыкны боза аның әче таушы,

Килә аннан, бер тыңласаң, мәче таушы;

Бер тыңласаң, чинау килә; бер тыңласаң

— Майламаган арба тәгәрмәче таушы!

«Аның белән без бай, шат һәм горур милләт булып яшибез»

Ә лекциянең эчтәлегенә килгәндә – ошады!

Бөек шагыйребез Тукайны бергәләп искә алабыз. Әлбәттә, Тукай феномены – безнең халкыбыз өчен бик тирән, зур һәм мөһим әйбер. Тукаебыз булмаса, безнең әдәбият бик хәерче хәлдә булыр иде. Аның белән без бай, шат һәм горур милләт булып яшибез. Тукайның граммофонга яздырылган әсәрләре буенча эзләнү эшләрен байтак еллар алып барам, бик күп ачышлар да булды. 1908-1914 елларда яздырылган Габдулла Тукай әсәрләре чын-чыннан олы байлык һәм галимнәребез өчен кыйммәтле чыганак буларак хезмәт итә, – диде Идрис Газиев.

Лекция-концерт вакытында яңгыраган кайсыбер җырларга һәм фактларга, фикерләргә тукталып үтсәк:

«Зөләйлүк»не Газиев үзе башкарды. «Тукай әсәрләре – язылган, басылган заманда да, әле дә үзенең актуальлеген югалтмый», – дип тә әйтте ул.

Һәр генийга хас булганча, Тукайда да ниләрнедер кичермәү, гафу итмәү күренешләре, сыйфатлары булганын да ассызыклады лектор.

Тукай әсәрләрен пластинкаларга яздырган компанияләр һәм ширкәтләр: «Граммафон», «Зонофон», «Пате», «Лирофон», «Метрополь рекорд», «Граммофоннарның рус акционерлык җәмгыяте» (РАОГ).

Ильяс Кудашев-Ашказарский башкаруындагы «Татар кызлары»на җыры – заманында пластинка тышында «Татарским девицам» диелгән булган икән.

Даһи Тукаебыз Камил Мотыгый-Төхфәтуллин белән дә дустанә мөнәсәбәтләрдә булган, уңышлы гына хезмәттәшлек иткән. Бу кичәдә без «Пар ат» җырын ишеттек. Башын аның Идрис Газиев җырлап алды.

«Берсе кайнар чәйнеген куйган, икенчесе ысланган майлы балыгын аңа куеп тураклаган»

Тасмада язылган әсәрләр төрле хәлдә, ләкин аларны кыштырдаулардан-пыштырдаулардан чистарта башласаң, бөтен тәме югала. Ничек бар, шулай калдыру хәерлерәк. Пластинкалар да төрле хәлдә, аларны бу еллар, бер гасырдан артык вакыт эчендә төрлечә саклаганнар… Берсе кайнар чәйнеген өстенә куйган, икенчесе ысланган майлы балыгын аңа куеп тураклаган, – ди профессор.

Әйе шул, пластинкалар нинди генә хәлдә булса да – зиннәтле мирас! Шагыйрь калдырган иҗат мирасы – безнең горурлыгыбыз.

Кичә җыр-моң, шигырь юллары белән үрелеп барды һәм татар халкының үлемсез гимнына әверелгән «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Другие материалы в этой категории: О причинах отставки Марата Бекетаева »