Четверг, 05 марта 2026 03:34

Татарстанда карлы һәм салкынча һава торышы көтелә

Бүген, 5 мартта, Татарстанда салкын һәм карлы һава торышы көтелә.

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада болытлы һава, урыны белән кар һәм буран булуы ихтимал.

Секундына 5-10 метр тизлек белән төньяк-көнбатыштан искән җилнең юнәлеше көнчыгышка үзгәрәчәк. Көндез аның тизлеге урыны белән секундына 13 метрга кадәр җитәчәк. Юлларда бозлавык саклана.

Көндез Татарстанда -5...-10 градус салкын булачак.

Другие материалы в этой категории: О причинах отставки Марата Бекетаева »