Студентлар өчен дәүләт ярдәме чаралары арасында социаль стипендия аерым урын алып тора.
Татарстанда әлеге түләүгә кемнәр дәгъва итә ала, нинди шартлар үтәлергә тиеш?
Көндезге бүлектә бюджет нигезендә укучы студентларга дәүләт социаль стипендиясе өлгереш күрсәткечләренә карамастан билгеләнә. Аны түбәндәге категорияләргә караган студентлар алу хокукына ия:
ятимнәр һәм әти-әниләре булмаган затлар;
уку чорында әти-әнисен яки бердәнбер әти яки әнисен югалткан студентлар;
балачактан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, шулай ук инвалид балалар һәм I–II төркем инвалидлар;
хәрби хезмәт узу вакытында яисә анда алган авырулар нәтиҗәсендә инвалидка әйләнгән студентлар;
сугышчан хәрәкәтләр ветераннары;
контракт буенча кимендә өч ел хезмәт иткән, контракт вакыты тәмамлану, сәламәтлек какшау, оештыру-штат үзгәрешләре, хәрби часть шартларын бозу яки гаилә шартлары сәбәпле хәрби хезмәттән азат ителгән гражданнар;
Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәт һәм башка радиация аварияләре нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр;
дәүләт тарафыннан социаль ярдәм алучы студентлар.
Югары күләмдәге социаль стипендия кемнәргә каралган?
Аерым очракларда студентларга югары социаль стипендия билгеләнә. Ул:
ташламалы категориягә кергән, яхшы яки яхшыдан да югары өлгереш күрсәткән беренче һәм икенче курс студентларына;
20 яшькә кадәрге студентларга, әгәр аларның бердәнбер ата-анасы I төркем инвалид булса, бирелә.
Ничек рәсмиләштерергә?
Социаль стипендия алу өчен студентка үз уку йортындагы деканатка, профкомга яки социаль эш бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук ташлама алу хокукын раслаучы документлар — белешмәләр, таныклыклар, хәрби билет һәм башка тиешле кәгазьләр тапшырыла.
Социаль стипендия — матди яктан ярдәмгә мохтаҗ студентлар өчен мөһим терәк. Дәүләт ярдәменнән файдалану мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска киңәш ителә.