Суббота, 06 июня 2026 21:41

Сарман Сабан туе мәйданын моң дәрьясы күмде

Сарман Сабан туе мәйданын моң дәрьясы күмде

Бәйрәмне ачу тантанасы аның тагын бер күркәм өлеше булды.

Сарман балалар сәнгать мәктәбе укучылары, районыбызның сәнгать сөюче балалары чыгышлары һәркем күңеленә хуш килде. Бәйрәм Россиядә игълан ителгән Халыклар бердәмлеге һәм Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланды. Шуңа күрә ачылу тантанасында районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләренең бердәмлеге, илебез иминлеген саклау юнәлешендәге батырлык һәм хезмәт фидакарьлегенә зур урын бирелде. Халкыбызның уңганлыгын, хезмәт сөючәнлеген, матур гореф-гадәтләрен чагылдырган һәм илебезгә карата мәхәббәт белән сугарылган җырлар яңгырады. Анда күренекле җырчыларыбыз Рөстәм Насыйбуллин белән Римма Никитина да катнаштылар һәм райондашларга матур җырларын бүләк иттеләр. Кунакларга тәмле Сарман чәкчәге, район башлыгы Фәрит Хөснуллинга күпереп пешкән икмәк тапшырылды. Сабантуй халкын Фәрит Мөнәвир улы котлады һәм бәйрәмне ачык дип белдерде. Ә Татарстан һәм Россия флагларын күтәрү хокукы быелгы кыр батыры – «Нөркәй» агрофирмасы механизаторы Рудик Хәерутдиновка, «Сарман» сөтчелек комплексы сыер савучысы Мөнибә Имамовага һәм татарча көрәш буенча узган елгы абсолют батыр Радик Насруллинга бирелде.