Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 17 очрагы ачыклана.
26 гыйнварда 08.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Киров—Малмыж—Нократ Аланы автомобиль юлының 303 чакрымында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрделәр. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 17 очрагы теркәлде. Алар арасында 5се — дәүләт номерлары укылмый торган транспорт чарасы белән идарә итү, 3се — куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу, 3се — җәяүле тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу, 2се — техник тикшерү үтмәгән транспорт чарасын йөртү, 1се — техник төзексезлек, 1се — узып китү кагыйдәләрен бозу, 1се — ОСАГО иминият полисына язылмаган килеш хәрәкәт итү.
Моннан тыш, исереклек билгеләре булган машина йөртүче дә ачыкланды. Аның транспорт чарасы махсус тукталышка урнаштырылды.
Район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагы турында искәртә.